news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда сайлау комиссиясе әгъзалары коронавируска тест ясатачак

Сайлаучылар белән үзара аралашып эш итүче затлар тулысынча сәламәт булырга тиеш.

(Казан, 3 июнь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстанда бердәм тавыш бирү көне алдыннан сайлау комиссияләренең барлык әгъзалары Covid-19 коронавирусына тест узачак. Бу хакта бүген ТР Дәүләт Советының Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты утырышында Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев хәбәр итте.

«Сайлау комиссияләренең барлык әгъзалары этаплап тест ясатачак. Хәзер бу мәсьәләне республика Хөкүмәте хәл итә. Бу сайлаучылар белән аралашучыларның тулысынча сәламәт булуын белү өчен эшләнелә», — диде Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе җитәкчесе.

Бердәм тавыш бирү көнендә, 13 сентябрьдә Татарстанда республика Президентын һәм җирле советлар депутатларын сайлаулар узарга тиеш. Шулай ук Россия Дәүләт Думасы һәм Татарстан Дәүләт Советы депутатларын өстәмә сайлаулар планлаштырылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100