news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда Конституциягә төзәтмәләр өчен тавыш бирүгә әзерләнү штабы булдырылды

Участокларда кеше күп җыелмасын өчен, тавыш бирү вакыты озайтылачак.

Татарстанда Конституциягә төзәтмәләр өчен тавыш бирүгә әзерләнү штабы булдырылды

(Казан, 3 июнь, «Татар-информ», Алексей Угаров). Татарстанда Россия Конституциясенә төзәтмәләр кертү өчен тавыш бирү барлык санитария-эпидемиология таләпләрен саклап уздырылачак. Моның өчен республикада махсус региональ штаб булдырылды. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова әйтте.

«Эш инде алып барыла, штаб булдырылды, тавыш бирү буенча эшне оештыру турында утырышларда фикер алышалар. Шул исәптән, санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәү турында да. Сүз дә юк, бу билгеле бер дистанцияне үтәү, тавыш бирергә килүчеләрнең битлекләре һәм перчаткалары булу-булмавы, бер үк вакытта бер участокта күп кеше булмасын өчен тавыш бирү вакытын арттыру мәсьәләсе дә», — диде Галимова.

Ул эшнең Россия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе кысаларында алып барылуын искәртте. Ул төбәк җитәкчеләреннән тавыш бирүгә әзерләнүдә һәм аны үткәрүдә максималь ярдәм күрсәтүләрен сорады.

Элегрәк Россия Президенты РФ Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирүне 2020 елның 1 июлендә үткәрү турында карар кабул иткән иде. РФ Үзәк сайлау комиссиясе җитәкчелеге белән киңәшмә барышында дәүләт башлыгы ил халкыннан тавыш бирү көнендә активлык күрсәтүләрен сорады. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100