news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

1 июльдә Татарстанда сайлаучыларның температурасын үлчиләр һәм битлек бирәләр

Республикада барлык сайлау участоклары шәхси саклану чаралары һәм дезинфекцияләү чаралары белән тәэмин ителәчәк.

1 июльдә Татарстанда сайлаучыларның температурасын үлчиләр һәм битлек бирәләр
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 3 июнь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстанда РФ Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирү көнендә сайлау участогына керү алдыннан һәр сайлаучының температурасын үлчәячәкләр. Бу хакта бүген Татарстан Дәүләт Советының Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты утырышында ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев хәбәр итте.

ТР Үзәк сайлау комиссиясе җитәкчесе сүзләренчә, участок сайлау комиссиясенә керү урынында хәрәкәт итүнең төгәл маршруты стенды урнаштырылачак. «Һәр сайлаучы термометрия узачак. Әгәр аның температурасы барлыгы ачыкланса, бу очракта Сәламәтлек саклау министрлыгы регламент буенча табиб чакырылачак. Әмма бу сайлаучы тавыш бирү хокукына ия булачак», — диде ул.

Андрей Кондратьев сүзләренчә, барлык сайлау участоклары битлек, перчатка, ручка, дезинфекцияләү чаралары белән тәэмин ителәчәк. «Участокка кергәндә һәр сайлаучы кулларын эшкәртергә һәм бер тапкыр кулланыла торган перчатка һәм битлек алырга хокуклы. Участокларда сайлаучылар 1,5 метрдан 2 метрга кадәр дистанция сакларга тиеш», — дип өстәде ул.

Үзәк сайлау комиссиясе рәисе билгеләп үткәнчә, участок сайлау комиссиясе әгъзасына паспорт күрсәткәндә, документ аның кулына тапшырылмый. «Сайлаучы паспортны ачып күрсәтә. Участок комиссиясе әгъзасы журналда билгели һәм бюллетень бирә. Гражданин аның белән Роспотребнадзор нормалары буенча алгы стенасы булмаган тавыш бирү кабинкасында уза. Соңыннан сайлаучы бюллетеньне урнага сала», — дип ачыклык кертте ул.

Участокларда гражданнарның каршы агымы белән очрашмауны булдырырга тырышачаклар, дип ышандырды Андрей Кондратьев . «Ягъни сайлаучы участоктан башка ишек аша чыгачак», — дип аңлатты ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100