ТР Яшь галимнәр хәрәкәте Рөстәм Миңнеханов кандидатурасын президент праймеризында катнашу өчен тәкъдим итте

Бу карар бертавыштан кабул ителде

 (Казан, 3 июнь, «Татар-информ», Камил Әсадуллин). Бүген ТР Яшь галимнәр һәм белгечләр төбәк яшьләр иҗтимагый хәрәкәте “Бердәм Россия” партиясе эчендә башлангыч тавыш бирүләрдә катнашу өчен Рөстәм Миңнеханов кандидатурасын тәкъдим итте. Утырыш Казанда ТР Фәннәр академиясендә узды.

Яшьләр хәрәкәте Башкарма комитеты рәисе Виктор Туманин сөйләвенчә, бу хәрәкәт 1994 елда оештырылган һәм Татарстан яшьләр иҗтимагый оешмалары арасында өлкән хәрәкәтләрнең берсе булып тора. Хәрәкәт фән белән кызыксынучы 10 мең яшь укучы, аспирант һәм студентны берләштерә.

“Эш шунда ки, без башка кандидатураны күз алдына да китерә алмыйбыз. Республика җитәкчелеге һәм шәхсән Рөстәм Нургалиевич тырышлыгы белән республикада фәнне үстерү өчен искиткеч шартлар булдырылган, дип саныйбыз. Соңгы елларда безнең республикада әйдәп баручы фән мәктәпләре сакланып кына калмады, ә иң мөһиме, заман рухына җавап бирә һәм киләчәктә дә безнең республикага Россиянең зур үсеш ала торган төбәге булып калу мөмкинлеге бирә торган яңа фәнни юнәлешләр пәйда булды. Бу уңышлар да Рөстәм Миңнеханов казанышы”, - диде ул.

“Без Рөстәм Миңнехановны ТР Президенты вазифасында күрергә бик телибез”, - дип белдерде хәрәкәт Советы рәисе урынбасары Дарья Гордеева. Аның сүзләренә караганда, соңгы елларда республикада фән үсеше өчен күп эш башкарылды. “Яшьләр арасында фән бик актив үсеш ала. Без үсешнең дәвам итүен телибез”, - диде ул.

“Бердәм Россия” партиясе эчендә башлангыч тавыш бирүләрдә катнашу өчен Рөстәм Миңнеханов кандидатурасын тәкъдим итү карары бертавыштан кабул ителде.

Шулай ук иҗтимагый хәрәкәт утырышы кысаларында сайлаучылар һәм праймериз комиссиясе әгъзалары тәкъдим ителде.

Искәртеп үтик, 12 майда президент праймеризында катнашу өчен кандидатлар тәкъдим итү чарасы старт алды. 13 майдан 5 июньгә кадәр “Бердәм Россия” белән хезмәттәшлек итү турында килешү төзегән барлык иҗтимагый оешмалар Татарстан Президенты вазыйфасына башлангыч тавыш бирүләрдә катнашу өчен кандидатура тәкъдим итә ала. Праймеризда шулай ук үзләрен тәкъдим итүчеләр дә катнаша ала.