Әлмәттә кандидатлар иминлек һәм сәламәтлек турында фикер алышты

Әлмәттә кандидатлар иминлек һәм сәламәтлек турында фикер алышты

(Әлмәт, 3 май, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Быел 8 сентябрьдә Дәүләт Советына депутатлар сайлаячакбыз. Кайбер төбәкләрдә Дәүләт Думасына да өстәмә сайлаулар булачак. Яшьләр үзәгендәге мәйданчыкта кандидатлар иминлек һәм сәламәтлек, мәгарифкә кагылышлы сораулар буенча фикер алышты. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Сәламәтлек саклау өлкәсен ничек алга җибәрергә, квалификацияле табиблар белән тәэмин ителеш, халыкның иминлеген ныгыту өчен шартлар, хезмәт күрсәтүләр сыйфаты һәм башкалар – чыгыш ясаучылар 2 минут эчендә бу хакта фикерләре белән уртаклашты.

Нефтьчеләрдән Компаниянең генераль директоры урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев тә бар иде. Бүген кара алтын табучылар ярдәме белән төбәктә медицина өлкәсендә зур эшләр башкарыла. Компаниянең киләчәктә дә сәламәтлек саклауны үстерү буенча социаль ярдәменә өмет итәргә буламы дигән сорауга юнәлешнең дәвам итәчәге җиткерелде.

Трибуна артында торучыларның күпчелеге район башлыклары иде. Чыгышларда профилактикага игътибар, дөрес яшәү рәвешенә җәлеп итү, заманча алдынгы технологияләрне куллану, халыкның сәламәтлеген ныгытуда бер юнәлеш булган иҗтимагый тирәлекне үстерү кебек фикерләр дә яңгырады. Заманча мәктәп, мәгариф учреждениеләрен модернизацияләү темалары буенча да төрле тәкъдимнәр белдерелде.

 Икенче көнне чираттагы фикер алышу авылларны заманчалаштыру, үстерү һәм Татарстан гаиләләренең иминлеге хакында барды. Авыл гөрләп яшәсен өчен анда иң беренче чиратта яшьләрнең төпләнүе, торак булуы, эш белән тәэмин ителеш, социаль инфраструктура, кадрлар, биредә яшәүчеләр өчен кредит системасын үзгәртү һ.б. кирәк.