news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда сентябрьдә узарга тиешле сайлау көне буенча карар соңрак кабул ителәчәк

Россия Үзәк сайлау комиссиясе апрельдән июньгә кадәр узарга тиешле сайлау кампанияләрен кичектерде.

 Татарстанда сентябрьдә узарга тиешле сайлау көне буенча карар соңрак кабул ителәчәк
архив

(Казан, 3 апрель, «Татар-информ»). Татарстанда сентябрьгә планлаштырылган Татарстан Президентын сайлау, муниципаль сайлаулар һәм республика Дәүләт Советына өстәмә сайлаулар көне әлегә күчерелмәячәк. Бу хакта Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев сөйләде.

Бүген Россиянең Үзәк сайлау комиссиясе 5 апрельдән 21 июньгә кадәр узарга тиешле 94 сайлау кампаниясен күчерергә карар кылды. Бу Covid-19 яңа коронавирус таралу куркынычын булдырмау өчен эшләнде.

Татарстанда сентябрьгә планлаштырылган сайлауларны күчермәячәкләр, чөнки алар әле билгеләнмәгән дә, дип ачыклык кертте республика Үзәк сайлау комиссиясе җитәкчесе.

«Россия Үзәк сайлау комиссиясе карарында башка төбәкләрдә апрельдән июньгә кадәр билгеләнгән өстәмә сайлауларны күчерү каралган. Сайлауларны күчерү карары Бердәм тавыш бирү көненә һәм сентябрьдә Татарстанда узарга тиешле сайлауларга кагылмый», — диде Андрей Кондратьев.

«Бу сайлаулар буенча карарлар санитар-эпидемиологик вазгыятьтән чыгып, соңрак кабул ителәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100