news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Патяшина: Вазгыять яхшырса, кече бизнес өчен чикләүнең бер өлеше бетерелергә мөмкин

Республикада эпидемиологик хәл катлаулы булып кала.

Патяшина: Вазгыять яхшырса, кече бизнес өчен чикләүнең бер өлеше бетерелергә мөмкин
tatarstan.ru

(Казан, 3 апрель, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Киләсе ике атна дәвамында Татарстанда кече бизнес вәкилләре өчен чикләүләр үз көчендә кала. Чикләүләрнең бер өлеше 19 апрельдән соң бетерелергә мөмкин. Бу хакта Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина Хөкүмәт Йортында узган брифингта сөйләде.

«Бүгенге көндә Татарстанда эпидемиология вазгыяте гади түгел. Коронавирус белән авыру очракларын даими теркәү бара. Шуңа күрә агымдагы һәм киләсе атнада чикләү чаралары кысаларында эшләү тулысынча гамәлдә булачак», — дип хәбәр итте спикер.

Азык-төлек кибетләре һәм даруханәләр гадәти режимда эшләячәк.

Чит илдән кайткан карантиндагы кеше белән яшәүчеләргә дә пособие түләнәчәк

Роспотребнадзор үз-үзеңне изоляцияләү чорында предприятиеләргә катгый таләпләр куя

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100