Казан Кремле: ТР министрлары вазифасына кандидатларның барысы да имтихан тапшыра

Татарстан Министрлар Кабинетында яңарыш процессы якын көннәрдә төгәлләнергә тиеш.

(Казан, 2 октябрь, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Татарстан министры вазифасына һәрбер кандидат комиссия рәвешендә сынау уза. Республика Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта шулай дип белдерде.

«Бездә һәр министр комиссия уза, анда үзе җитәкләячәк министрлыкның эше ничек корылачагы, бу министрлыкның стратегик юнәлеше нинди булуы һәм республикабызда яшәү сыйфатын арттыру җәһәтеннән үз эшен нәрсәгә таянып алып барачагы турындагы сорауларга җавап бирә. Бу — кандидатлар җавап бирә торган төп сораулар. Алар шундый имтихан тапшырганнан соң тиешле вазифага билгеләү турында указ чыга», — диде спикер.

Ул әлеге процедураның эш режимында баруын әйтте. Татарстан Министрлар Кабинетында яңарыш процессы якын көннәрдә төгәлләнергә тиеш.

Кичә Марат Садыйков яңадан Татарстан сәламәтлек саклау министры итеп билгеләнде. «Татар-информ» агентлыгы Рөстәм Миңнехановның республика министрларының бер өлешен раславы хакында хәбәр итте инде.