Ауропа советы парламент ассамблеясы Россияне тавыш бирү хокукыннан мәхрүм итмәде

Гыйнварда Ауропа советы парламент ассамблеясының якын көннәрдә узачак сессиясендә россиялеләрне вәкаләтләреннән мәхрүм итү турындагы мәсьәлә күтәрелергә мөмкин
(Казан, 2 октябрь, «Татар-информ»). Ауропа советы парламент ассамблеясы, алдан көтелгәнчә, Россия делегациясен вәкаләтләреннән мәхрүм итүгә каршы тавыш биргән. Вәкаләтләреннән мәхрүм итү турындагы резолюция проектын Ауропа советы парламент ассамблеясының 24 депутаттан торган төркеме тәкъдим иткән.
Гыйнварда Ауропа советы парламент ассамблеясының якын көннәрдә узачак сессиясендә россиялеләрне вәкаләтләреннән мәхрүм итү турындагы мәсьәлә күтәрелергә мөмкин. Бу хакта “Ведомости” редакциясенә проект инициаторларының берсе, Эстония депутаты Алексей Лотман хәбәр итте.
«Коммерсантъ» мәгълүматлары буенча, йомгаклау резолюциясе проектында Россиягә Абхазия һәм Көньяк Осетияне бәйсез дип тануны гамәлдән чыгару һәм анда Ауропа берлеге белән Ауропа иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасы күзәтчеләрен кертү таләбе бу шарт үтәлер дигән исәптән чыгып куелган. Ауропа советы парламент ассамблеясы Россия делегациясен тавыш бирү хокукыннан мәхрүм итмәгән, әмма каршы килгән очракта бу адымга барырбыз дип янаган.
Ауропа советы парламент ассамблеясы резолюция проектында сугыш башлаган өчен гаепне Грузиягә тага, “Грузия гаскәрләренең 2008 елның 7 августында Цхинвалины утка тотуы ачык һәм тулы масштаблы хәрби хәрәкәтләргә китерде” дип билгеләп үтелгән. Грузия “авыр һәм кассеталы корал”, “хәрби көчләрне пропорциональ булмаган рәвештә куллану”да гаепләнә, бу халыкара хокукларны бозу булып тора, дип искәртә докладчылар.
Шул ук вакытта резолюция проектында Россияне контрольдә тотучы территориядә тәртип бозу һәм урлау өлешендә Гаага конвенциясен бозуда гаепләү турында да сүз бар. Абхазия һәм Көньяк Осетияне бәйсез дип тануда хокуксызлык һәм Грузия территориясендә операцияләр вакытында артык көч куллануга да ишарә ясала. Советка бу мәсьәлә буенча бәйсез тикшерү башларга тәкъдим ителәчәк.
Россия депутатлары “зур баланс”ка ирешергә тырыша, алар документка 20дән артык төзәтмә кертергә тәкъдим иткән. Россия тарафыннан кертелгән төзәтмәләрдә Грузиянең булып узган вакыйгалар өчен җаваплылыгы турында әйтелә, әмма аларның күбесе ассамблеяның сәясәт комитеты утырышында кире кагылган.