news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Үзәк сайлау комиссиясе киләсе сайлауларда сейф-пакетлар куллануны кире какмый

Республиканың Үзәк сайлау комиссиясе тавыш бирү үткәргәннән соң оештыру эшенә кертелгән яңалыкларны алга таба да кулланырга планлаштыра.

(Казан, 2 июль, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Татарстанның Үзәк сайлау комиссиясе 13 сентябрьдә узачак Татарстан Президентын сайлау вакытында сейф-пакетлар кулланырга мөмкин. Бу хакта республика Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев Гомумроссия тавыш бирүенең республика матбугат үзәгендә хәбәр итте.

«Сейф-пакетта бюллетеньнәрне саклау — сайлау процессының кызыклы үсеше. Гомумроссия тавыш бирүендә һәм оештыру эшләре вакытында туган сораулар буенча фикер алышырга булыр. Бәлки, аларны киләчәктә эшебездә дә кулланырга туры килер», — диде ул.

Кондратьев әйтүенчә, сейф-пакетлар бюллетеньнәрнең саклануын гарантияли. «Тавыш бирү көне тәмамлангач, комиссия әгъзалары күзәтүчеләр барында тавыш биргән катнашучыларның бюллетеньнәрен махсус сейф-пакетларга урнаштыра. Алар тавышларны саный башлаганчы ачылмыйча тора», — дип аңлатты Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100