news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин: Йөзгә якын федераль законга төзәтмә кертү кирәк булачак

«Эшне комитетлар аша уздыру яки башкарма хакимият вәкилләре кергән аерым эш төркемен булдыру мөмкинлеге карала», — диде Дәүләт Советы Рәисе.

(Казан, 2 июль, «Татар информ», Гөлүзә Ибраһимова). Яңа Конституцияне Россия Федерациясе Президенты имзаланганнан соң йөзгә якын федераль законга төзәтмә кертү кирәк булачак. Бу хакта гомумроссия тавыш бирүенең матбугат үзәгендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин әйтте.

«Яңа Конституция Россия Федерациясе Президенты тарафыннан имзаланганнан соң йөзгә якын федераль законга төзәтмә кертү кирәк булачак. Аның өчен, һичшиксез, күп вакыт һәм тирән эш тәлап ителә», — ди Дәүләт Советы Рәисе.

Фәрит Мөхәммәтшин төбәк парламентларына, шул исәптән ТР Дәүләт Советына да, гамәлдәге законнарны яңартылган Конституциягә туры китерү буенча зур эш башкарырга кирәк булачагын әйтте.

Мөхәммәтшин алда эшнең күп булуын искәртте. «Гамәлдәге законнарга төзәтмәләрне оператив рәвештә бергәләп кертү өчен берничә вариант карала. Эшне комитетлар аша уздыру яки башкарма хакимият вәкилләре кергән аерым эш төркемен булдыру мөмкинлеге карала», — ди ул. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100