“Бердәм Россия” партиясе вәкилләре, сайлау нәтиҗәләре буенча, 75-80 процентка якын мандат алырга исәпли – Ю.Камалтынов

Муниципаль хакимият органнарына кандидатларның сайлаучылар белән 924 очрашуы үткәрелгән

(Казан, 2 июль, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). “Бердәм Россия” партиясенең, Татарстанда узачак муниципаль сайлаулар нәтиҗәләре буенча, җирле хакимият органнарында 80 процентка якын урын алуы ниятләнә. Бу фаразны бүген ТР Дәүләт Советында узган матбугат конференциясендә ТР ДС Рәисе урынбасары, “Бердәм Россия” парламент фракциясе җитәкчесе Юрий Камалтынов хәбәр итте.

“Халык белән сөйләшүләр барышыннан чыгып, муниципаль сайлауларда 75-80 процент депутат мандаты ала алырбыз дип ышанам. Үзебезне округларның 90 проценттан артык өлешендә тәкъдим итәбез, партиягә карата мондый дәрәҗәдә теләктәшлек булуы күренә”, - дип белдерде Ю. Камалтынов.

Фракция җитәкчесе сайлау алдыннан муниципаль берәмлекләрдә үткәрелгән праймериз турында әйтеп, муниципаль хакимият органнарына кандидатларның сайлаучылар белән 924 очрашуы уздырылганы турында хәбәр итте. Аларда 12 меңгә якын кандидат, 35 меңләп сайлаучы катнашкан.

Юрий Камалтынов 2015 нче елның икенче яртыеллыгында “Бердәм Россия” партиясе депутат берләшмәләренең республика координацион советы булдырылачагы турында белдерде.