news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Менделевич: Эшләми торган көннәрне озайту Covid-19 таралуны киметергә мөмкинлек бирә

Депутат төбәк башлыкларын икътисади вазгыятькә түгел, ә эпидемиологик вазгыятькә таянырга чакырды.

(Казан, 2 апрель, «Татар-информ», Александра Давыдова). «Эшләми торган атна» вакытын 30 апрельгә кадәр озайту чаралары мантыйкка туры килә һәм нигезләнгән. Алар ярдәмендә кайбер төбәкләрдә коронавирус белән авыручылар санының таралу темплары кимеде инде. Бу хакта Татарстан Республикасыннан Россия Дәүләт Думасы депутаты Борис Менделевич искәртә.

«Аерым алганда, Татарстанда соңгы ике тәүлек эчендә авыру йоктырган яңа кешеләр табылмады. Шул ук вакытта әгәр мондый темплар сакланса, «эшләми торган атнадан» иртәрәк чыгу мөмкинлеге бар. Монда дәүләт башлыгы һәр төбәк җитәкчесенә мөстәкыйль карар кабул итү мөмкинлеге бирде, минемчә, бу акланган», — дип шәрехләде Менделевич.

Ул шулай ук барлык төбәк башлыкларын, икътисади вазгыятькә түгел, ә эпидемиологик вазгыятькә таянып, карарлар кабул итәргә чакырды.

 «Хәзерге шартларда бизнеска, кешеләргә җиңел түгел. Әмма уйланылмаган карарлар кабул ителеп, инфекция таралуның яңа дулкыны барлыкка килә калса, биредә инде бернинди табыш та килмәячәк», - дип нәтиҗә ясады депутат.

Россиядә эшләми торган көннәр 30 апрельгә кадәр озайтылды. Бу хакта бүгенге мөрәҗәгать вакытында ил Президенты Владимир Путин белдерде. Шул ук вакытта мәҗбүри булган эшләми торган көннәр кыскартылырга мөмкин, моның өчен ил җитәкчелеге өстәмә чаралар күрәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100