news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөхәммәтшин Бөек Ватан сугышы ветераннарына ярдәм күрсәтү эшен дәвам итәргә чакырды

Парламент башлыгы ТАССРның 100 еллыгына әзерләнү һәм бәйрәм итү буенча видеоэлемтә аша узган киңәшмәдә катнашты.

Мөхәммәтшин Бөек Ватан сугышы ветераннарына ярдәм күрсәтү эшен дәвам итәргә чакырды
архив tatar-inform

(Казан, 2 апрель, «Татар-информ»). ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республика башкарма хакимияте органнарын һәм муниципалитетларны Бөек Ватан сугышы ветераннарына ярдәм күрсәтү эшен дәвам итәргә чакырды. Бу хакта парламент башлыгы бүген ТАССРның 100 еллыгына әзерлек һәм аны уздыру буенча видеоконференция режимында узган киңәшмәдә белдерде. Бу хакта ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Парламент башлыгы Татарстан тарихы һәм республика үсешенә лаеклы өлеш керткән күренекле кешеләрнең исемнәре белән бәйле мәдәни объектларны һәм урыннарны төзекләндерү эшен дәвам итәргә чакырды.

«Бу эшләр куркыныч инфекция таралу шартларында мәҗбүри таләпләрне һәм чикләү чараларын исәпкә алып башкарылырга тиеш», - диде ул.

ТАССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек һәм үткәрү буенча видеоэлемтә буенча киңәшмәне Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев үткәрде. Киңәшмәдә Covid-19 коронавирусы таралу куркынычы белән бәйле карантин шартларында юбилей чаралары планын гамәлгә ашыру мәсьәләләре каралды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100