news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Идел буе төбәкләрендә хатын-кыз депутатлар социаль мәсьәләләрне хәл итү өчен берләшә

Татьяна Ларионова билгеләп үткәнчә, сәясәттә хатын-кыз булу ул һәрвакыт тотрыклылык, дипломатия, шәфкатьлелек, мәрхәмәтлелек, кешелеклелек билгесе.

Идел буе төбәкләрендә хатын-кыз депутатлар социаль мәсьәләләрне хәл итү өчен берләшә
https://gossov.tatarstan.ru

(Казан, 2 март, «Татар-информ»). Идел буе федераль округындагы хатын-кыз депутатлар социаль мәсьәләләрне бергәләп хәл итәргә тырышачак. Татарстан Дәүләт Советындагы хатын-кыз депутатларның «Мәрхәмәт-Милосердие» берләшмәсе әнә шундый тәкъдим белән чыкты, дип хәбәр итте Дәүләт Советының матбугат хезмәте..

Депутатлар кварталга бер мәртәбә онлайн рәвештә очрашырга, шулай ук төбәкләрдә чыгып эшләргә җыена. Төп игътибар гаиләләрнең тормыш дәрәҗәсен яхшырту (балалы гаиләләргә ярдәм итү), хатын-кызларның сәламәтлеген саклау, гаилә кыйммәтләрен саклау һәм үстерү, авылда яшәүче хатын-кызларга ярдәм итү, хатын-кызларның мәшгульлеге кебек мәсьәләләргә биреләчәк.

Киләсе фикер алышу мәйданчыгын Татарстан оештыра. Утырышта фәкыйрьлеккә каршы көрәш һәм гаиләләргә ярдәм итү турында сөйләшәчәкләр.

1 мартта узган беренче утырышта Идел буе федераль округындагы 13 төбәкнең депутатлары катнашты. Алар үзләрендәге проектлар белән уртаклашты. Әйтик, Башкортстан Корылтаендагы 110 депутатның 18е — хатын-кызлар. Бу — төбәкләрдәге иң зур күрсәткеч.

«Соңгы елларда Дәүләт Советы гына түгел, район һәм шәһәр советларындагы хатын-кыз депутатларны да берләштерә алдык. Безең вәкилләр барлык 45 муниципалитетта да бар", — диде республика парламенты рәисе урынбасары, «Мәрхәмәт-Милосердие» берләшмәсе җитәкчесе Татьяна Ларионова.

Ул иң зур проектлар арасында гериатрия кабинетларын булдыру, республика мәктәпләрендә шахмат зоналары оештыру, ятимнәрне торак белән тәэмин итү, алимент буенча бурычларны киметүне телгә алды. «Безнең кадерле ветеран», «Бергә булдырырбыз», «Сугыш хатын кыз өчен түгел» проектлары буенча да нәтиҗәле эш башкарылган.

Татьяна Ларионова билгеләп үткәнчә, сәясәттә хатын-кыз булу ул һәрвакыт тотрыклылык, дипломатия, шәфкатьлелек, мәрхәмәтлелек, кешелеклелек билгесе. Ул Генри Фордның сүзләрен дә искә төшерде: «Бергә җыелу — ул башлангыч. Бергә эшләү — прогресс. Бергә булу — уңыш ул», диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100