Татарстанда «Бердәм Россия» праймеризында катнашу өчен документлар кабул итү башланды

Алдан тавыш бирүнең бердәм көне 2020 елның 31 маена билгеләнгән.

(Казан, 2 март, «Татар-информ»). «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлегендә алдан тавыш бирүдә катнашу өчен документлар кабул итү башланды. Быел республикада ТР Президентын сайлау, муниципаль сайлаулар, шулай ук Түбән Кама округы буенча РФ Дәүләт Думасына өстәмә сайлаулар узачак. Бу хакта партиянең мәгълүмат үзәге хәбәр итә.

«2020 елда муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнары депутатлары өчен тавыш бирүдә 7,7 мең депутат сайланырга тиеш, шуларның 50се – Казаннан. Хәзерге вакытта «Бердәм Россия» партиясендә 6,1 мең муниципаль депутат исәпләнә, без үзебезнең сан ягыннан өстенлекне саклап калырга тырышачакбыз», - дип уртаклашты партиянең төбәк бүлеге секретаре урынбасары Юрий Камалтынов алда торган сайлауларга бәйле планнары белән.

Татарстанда сайлауларда кандидатларны билгеләү буенча алдан тавыш бирү 2020 елның 2 мартыннан 1 июньгә кадәр узачак. Гаризаларны партиянең җирле оештыру комитетларында кабул итәләр, кандидатларны теркәү 10 майга кадәр төгәлләнергә тиеш. Документларны алдан тавыш бирү сайтында электрон рәвештә дә тапшырырга мөмкин.

«Мәҗбүри документлар арасында кандидатның РФ Президенты Владимир Путинның Федераль Җыенга Юлламасын гамәлгә ашыруга бәйле тәкъдимнәре дә бар. Аларның иң кызыклылары әлеге тавыш бирүдә сайлау алды программаларын формалаштырганда һәм алга таба Дәүләт Думасына сайлауларда исәпкә алыначак», - дип ачыклык кертте Камалтынов.

«Бердәм Россия» партиясе алдан тавыш бирүне мөмкин кадәр ачык итеп үткәрергә ниятли. 18 яшьтән өлкәнрәк һәр кеше кандидат өчен тавыш бирү хокукына ия.

Алдан тавыш бирүнең бердәм көне 2020 елның 31 маена билгеләнгән. «Бердәм Россия» партиясе уставы нигезендә, праймериз – хакимият партиясеннән алга таба күрсәтү өчен кандидатларны мәҗбүри сайлап алу процедурасы ул.