^Фәрит Мөхәммәтшин Аксубай халык депутатларының берләшкән советы сессиясендә катнашачак

^Фәрит Мөхәммәтшин Аксубай халык депутатларының берләшкән советы сессиясендә катнашачак

(Казан, 2 март, "Татар-информ", Руслан Мөхәммәтшин). Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Аксубай халык депутатларының берләшкән советы сессиясендә катнашачак, анда җирле хакимият башлыгы 2004 елда башкарылган эшләргә хисап тотачак.

Хисап сессияләре 10 ел дәвамында мәҗбүри характерда үтә - бу турыда "Җирле дәүләт хакимияте һәм идарәсе органнары турындагы" республика законында язылган. Хисап сессияләре вакытында борчыган мәсьәләләр: бюджет чыгымнары, мәгариф, территорияләрнең төзеклеге, сәламәтлек саклау һәм хезмәт шартлары проблемалары хәл ителә.

ТР Дәүләт Советы Рәисе сессия тәмамлангач, Пенсия фондының җирле бүлек бинасы ачылуда катнашырга һәм спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләрнең командалары арасында хоккей матчында булырга ниятли. Яшь хоккейчылар беренче тапкыр Татарстан нефтьчеләре бүләк иткән хоккей тартмасы бозында уйнаячак. Фәрит Мөхәммәтшин социаль объектларны, шул исәптән балалар приюты һәм күптән түгел төзелгән урта мәктәпне караячак.

Хисап сессиясендә ТР Дәүләт Советы депутаты, "Татагрохим" ААҖнең генераль директоры Салихҗан Кәлимуллин, ТР Дәүләт Советы депутатлары катнашачак.