news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөхәммәтшин Думага сайлаулар, авылда табиблар җитмәү турындагы сорауларга җавап бирде

ТР Дәүләт Советы Рәисе Instagram социаль челтәрендәге партия аккаунты туры эфирында «Бердәм Россия» партиясе тарафыннан гражданнарны кабул итү декадасын ачты.

Мөхәммәтшин Думага сайлаулар, авылда табиблар җитмәү турындагы сорауларга җавап бирде

(Казан, 1 декабрь, «Татар-информ»). Татарстанда онлайн-режимында «Бердәм Россия» партиясе тарафыннан гражданнарны кабул итү декадасы ачылды. ТР Дәүләт Советы Рәисе һәм партиянең Татарстан бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшин Instagram социаль челтәрендәге партия аккаунтында гражданнарны кабул итте.

«Бу көнне республикада яшәүчеләр, сайлаучыларны котлау, аларга рәхмәт белдерү белән бергә, тормышны яхшыртуга юнәлдерелгән мәсьәләләр, проблемалар, тәкъдимнәрне ишетү мөмкинлеге дә бар. Без кабул итүләр, декадаларны партиянең туган көнендә генә үткәрмибез. Без моны системалы рәвештә алып барабыз», - диде Мөхәммәтшин.

Ул билгеләп үткәнчә, 2020 ел башыннан алып партиягә 2315 мөрәҗәгать килгән инде. Аларның 910ы (40 процентка якыны) уңай хәл ителгән. Калганнарына конкрет, гамәли һәм консультатив ярдәм күрсәтелгән.

Декада партиянең туган көненә багышланган, ул 1 декабрьдә билгеләп үтелә.

Партиянең республика бүлеге башлыгына адресланган сораулар Конституциягә төзәтмәләр, Дәүләт Думасына алда торган сайлаулар, авылда табиблар җитмәүгә (һ.б.) кагылды.

Эфир вакытында җавап бирергә өлгермәгән сорауларны якын арада караячаклар.

Гражданнарны кабул итү декадасы 1-10 декабрьдә уза.

Декаданы үткәрүдә РФ Дәүләт Думасы, ТР Дәүләт Советы һәм җирле хакимият органнары депутатлары, шулай ук Татарстанның профиль министрлыклары һәм ведомстволары, иҗтимагый оешма белгечләре катнаша.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100