Россия Хөкүмәте кертемнәрнең иминият суммасын арттыруны хуплады

Яңалык торак яки җир кишәрлеге саткан, мирас яки иминият акчасы алган гражданнарга кагылачак.
(Казан, 1декабрь, «Татар-информ»). Россия Федерациясе Хөкүмәте кайбер очракларда гражданнар өчен банк кертемнәре буенча түләүне 1,4 млн сумнан 10 млн сумга кадәр арттыру һәм кертемнәрне кайтаруга дәгъва итә ала торган оешмалар исемлеген киңәйтү турында закон проектын хуплады. Бу хакта «Интерфакс» хәбәр итә.Россия Хөкүмәтенең уңай бәяләмәсе Дәүләт Думасының электрон мәгълүмат базасында урнаштырылган. Бәяләмәдә билгеләнгәнчә, закон проектын кабул итәр алдыннан, аның кертемнәрне мәҗбүри иминиятләштерү фонды акчалары җитәрлек булу-булмауга йогынтысын исәпләргә һәм банклар тарафыннан бу фондка түләнә торган иминият кертемнәре ставкаларын арттыру кирәклеге барлыкка килү-килмәүне билгеләргә кирәк.Моннан тыш, кертемнәрне иминиятләштерү механизмы кагылачак коммерцияле булмаган оешмаларның оештыру-хокукый рәвешләре исемлеге Гражданлык кодексын исәпкә алып төгәлләштерелергә тиеш. «Россия Хөкүмәте әлеге искәрмәләрне исәпкә алып эшләп бетерү шарты белән закон проектын хуплый», – диелгән документта. Яңалык кабул ителгән очракта, финанс оешмасыннан лицензияне кире алганчы зур сумманы билгеле бер сәбәпләр аркасында алып бетерергә өлгермәгән россиялеләр, акча счетта өч айдан да артык ятмаган очракта, 10 млн сум күләмендә түләтүгә дәгъва итә ала.Яңалык, аерым алганда, торак яки җир кишәрлеге саткан, мирас яки иминият түләвен алган гражданнарга кагылачак. Счетта өч айдан артык ятса, түләү элеккечә 1,4 млн сумнан артмаячак.Моннан тыш, закон кабул ителгәндә акчаларны кайтаруга коммерцияле булмаган бакчачылык ширкәтләре, коммерцияле булмаган яшелчәчелек ширкәтләре, торак милекчеләре ширкәтләре, гараж һәм гараж-төзелеш кооперативлары, торак һәм торак-төзелеш кооперативлары, шулай ук башка структуралар дәгъва итә ала.