news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Социолог Татарстан Хөкүмәтенең яңа составы алдына куелган ике төп бурычны атады

Республикада ТР Министрлар Кабинеты өлешчә яңарды.

(Казан, 1 октябрь, «Татар-информ»). ТР Хөкүмәтенең яңа составы алдында торган төп бурычларның берсе – коронавирус инфекциясенең яңадан киң таралуына юл куймау. Казан илкүләм тикшеренү технология университетының сәнәгать сәясәте һәм бизнес-идарә итү факультеты деканы, социология фәннәре докторы Андрей Тузиков «Татар-информ» агентлыгына биргән интервьюсында шундый фикере белән уртаклашты.

«Моңа бәйле рәвештә икътисади бурыч (язгы карантинның аяныч нәтиҗәләрен бетерү һәм икътисад чирнең яңадан таралуы шартларында тискәре йогынтыны сизмәсен өчен тиешле әмәлен табу) алга килеп баса», - дип искәртте ул.

Моннан тыш, әлеге фонда Министрлар Кабинеты үсешнең гомуми бурычларын хәл итәргә тиеш була. «Аларга уңышлар, түземлек һәм уңышлар теләргә генә кала», - диде ул.

Кичә ТР Хөкүмәтенең өлешчә яңаруы билгеле булды. Үзгәрешләр республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгына гына кагылды. Биредә Рафис Борһановны Илсур Һадиуллин алыштырды.

«Моңа гаҗәпләнәсе юк. Димәк, Президент әлеге кешеләр үз алларына куелган катлаулы бурычларны уңышлы хәл итәләр дип саный», - диде Андрей Тузиков.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100