news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Борис Менделевич: Хөкүмәт составында югары нәтиҗәләргә ирешүче профессионаллар

Дәүләт Думасына Татарстаннан сайланган депутат эшчәнлек чорында үзенең нәтиҗәлелеген күрсәткән республика җитәкчелеген югары бәяләде.

Борис Менделевич: Хөкүмәт составында  югары нәтиҗәләргә ирешүче профессионаллар

(Казан, 1 октябрь, «Татар-информ»). Җитәкчеләрнең беренче өлешчә билгеләнүе Хөкүмәт составында көчле коллектив җыя белүче һәм югары нәтиҗәләргә ирешүче профессионаллар булуын, һәм ул профессионалларның калуын күрсәтте. РФ Дәүләт Думасы депутаты Борис Менделевич шундый фикере белән уртаклашты.

«Республика Хөкүмәте эшчәнлек дәверендә үзенең нәтиҗәлелеген күрсәтте. Бу уңайдан нәтиҗә күз алдында: республикада мөһим тармаклар актив үсеш кичерә, халык тормышы өчен тиешле инфраструктура булдырыла. Моны федераль Хөкүмәт тә, Татарстанда һичьюгы бер тапкыр булган кешеләр дә билгеләп үтә», - дип искәртте спикер.

Ул билгеләп үткәнчә, Рөстәм Миңнеханов – барыбыз өчен дә үрнәк. Ул заманча тенденцияләрне исәпкә алып, шул ук вакытта традицияләргә тугрылык саклаган хәлдә ничек тиз һәм сыйфатлы үсеш кичерергә кирәклеген сүздә түгел, ә гамәлләре белән күрсәтә, диде Менделевич.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100