news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Аксубай районында 3 меңгә якын сайлаучы өйдә тавыш бирде

87 яшьлек Ольга Сергеевна Атряскина бюллетеньны рус телендә генә түгел, татар телендә дә укыды.

Аксубай районында 3 меңгә якын сайлаучы өйдә тавыш бирде
http://aksubayevo.ru

(Аксубай, 1 июль, «Татар-информ», «Авыл таңнары», Людмила Жаренова). Россия Конституиясенә төзәтмәләр өчен өйдән чыкмыйча гына да тавыш бирергә мөмкин иде. Аксубай районы сайлаучылары арасыннан 2989 кеше мондый мөмкинлектән файдаланган. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Озак еллар «Ял пурнасе» газетасын җитәкләгән журналистика ветераны,да өйдә тавыш бирде.

«Бүген минем бәхетле көнем, мин тагын бер чорга кадәр яшәдем һәм ил язмышында катнаша алам. Белемгә, биләгән вазифага, нинди милләттән булуга карамастан, Россия Федерациясенең барлык гражданнарын яклаячак Конституциягә төзәтмәләр өчен тавыш бирәм», — ди Ольга Сергеевна.

Ул бюллетеньне игътибар белән өйрәнде. Татарстанда яшәүче һәр кеше республика телен сөйләшү дәрәҗәсендә белергә тиешлеген әйтеп, бюллетеньны рус телендә генә түгел, татар телендә дә укыды.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100