ТР Дәүләт Советының Президиум утырышы узды

Хөкүмәт сәгате кысаларында, “Татарстан Республикасында дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне тәкъдим итү буенча күпфункцияле үзәкләр эшчәнлеген оештыру турында” мәгълүмат тыңланачак

(Казан, 1 июль, “Татар-информ”). Бишенче чакырылыш ТР Дәүләт Советының тугызынчы утырышы 8 нче июльдә узачак. Бу карар бүген парламентның Президиум утырышында кабул ителде.

Дәүләт Советы секретаре Лилия Маврина Президиум әгъзаларына тугызынчы утырышка карауга кертелә торган мәсьәләләр турында җиткерде. Көн тәртибенә 44 сорау кертү тәкъдим ителә, шул исәптән 7се - Татарстан Республикасы закон проекты һәм 30ы - федераль закон проекты һәм төбәкләрнең закон чыгару органнары инициативалары.

Тугызынчы утырышта Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле һәм Бала хокуклары буенча вәкаләтлене сайлау турында мәсьәләне карау ниятләнә. Искәртеп узабыз, закон буенча, ТР да кеше хокуклары һәм бала хокуклары буенча вәкаләтлеләрнең кандидатураларын, ТР Президенты тәкъдиме буенча, парламент раслап куя. Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, әлеге вазифаларга билгеләп кую өчен, Сәрия Сабурская һәм Гүзәл Удачина кандидатураларын тәкъдим иткән.

 Беренче укылышта 6 закон проектын карау күздә тотыла, шул исәптән – Татарстан территориясендә муниципаль җир контролен гамәлгә ашыру тәртибе турында. Беренче укылышка әзерләнгән берничә закон проекты гамәлдәге республика законнарына үзгәрешләр кертә – җирле үзидарә органнарына җирлекләргә финанс ярдәме өчен төбәк фондыннан дотацияләрне исәпләп бирү буенча дәүләт вәкаләтләре бирелә; халыкны һәм территорияләрне гадәттән тыш хәлләрдән саклау; вөҗдан иреге һәм дини берләшмәләр турында; ТР бюджеты һәм Мәҗбүри медицина иминияте фондының 2015 елга, 2016 һәм 2017 нче еллар планлы чорына бюджеты турында.

Ял көнен, эш көне булмаган бәйрәм көне белән туры килгән очракта, башка көнгә күчерүне бетерүне күздә тоткан “Татарстан Республикасының бәйрәм көннәре һәм истәлекле даталары турында” ТР Законының 1 нче маддәсенә үзгәрешләр кертү турында” закон проекты караудан төшереп калдырылыр, дип көтелә. Бу закон проекты узган елның 26 нчы ноябрендә Дәүләт Советының дүртенче утырышында беренче укылышта каралган иде. Парламентның шундый ук закон чыгару инициативасы РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасына җиткерелгән иде. “Безнең закон инициативасы кире кагылганлыктан, Социаль сәясәт буенча комитет республика закон проектын Дәүләт Советында караудан төшереп калдырырга тәкъдим итә”, - дип белдерде Лилия Маврина.

Утырыш барышында Хөкүмәт сәгате кысаларында ТР Министрлар Кабинетының “Татарстан Республикасында дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне тәкъдим итү буенча күпфункцияле үзәкләр эшчәнлеген оештыру турында” мәгълүматы тыңланачак.

 Президиум утырышында Дәүләт Советы эшчәнлеген оештыруның башка мәсьәләләре дә каралды, дип хәбәр итә парламентның Җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән элемтәләр бүлеге.