Радий Хәбировны яхшылык белән җибәрмиләр

Узган атна башында Радий Хәбиров үзенең керемнәрен дөрес күрсәтмәүдә шикләнелеп, вакытлыча эшеннән читләштерелгән иде
(Уфа, 1 июль, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Башкортстан Президенты хакимияте башлыгы Радий Хәбиров тирәсендәге ыгы-зыгы кыза бара.
Башкортстан президентының матбугат хезмәте Мортаза Рәхимовның бер белдерүен таратты. Анда Мортаза Рәхимов үзенең хакимияте башлыгы Радий Хәбиров тирәсендәге хәлләрне кыздырмаска, куертмаска чакыра. Мәгълүмат чараларында шушы вакыйгалар турында язмалар күренү ошамый икән президентка. Бу язмалар республикада киеренкелекне арттыра һәм нормаль эшкә комачаулык итә, дигән фикерен әйтә президент. Шушы хәлгә зур игътибар бирүчеләрне “республиканы күрә алмаучылар” дип атый Мортаза Рәхимов.
Шул ук вакытта узган атна башында вазыйфасыннан читләштерелгән Радий Хәбиров хәзер үзе дә һөҗүмгә күчмәкче. Аның адвокаты Юрий Наумов сүзләренчә, Радий Хәбиров, үз теләге белән эшеннән китү өчен, бер ай элек үк гариза язган булган.
“Шушы гаризаны карау вакыты кичә үк чыкты, әмма президент М. Рәхимов бу үтенечне канәгатьләндермәде, - ди Ю. Наумов. – Шуңа күрә без хәзер бу эшне барлык кануный юллар белән үз файдабызга хәл итү чараларын күрә башлыйбыз”.
Радий Хәбиров, үзенең эшеннән алынуына каршы, республика президенты Мортаза Рәхимов өстеннән Уфаның Киров районы мәхкәмәсенә мөрәҗәгатьләрен тапшырган.
Президент хакимияте башлыгының адвокаты Юрий Наумов тагын да бер мәхкәмә эшен башлаячакларын әйтте. 26 июнь көнне “Уфимские ведомости” исемле газетада Радий Хәбировка күп гаепләр тагылган һәм аның декларациясендә күрсәтелмәгән дип саналучы күчемсез милке санап кителгән бер мәкалә бастырылган иде. Анда язылганнар ялган дип Радий Хәбиров шушы гәзитне һәм мәкалә авторын мәхкәмәгә тартырга җыена. Аларның һәрберсеннән 1әр миллион сум акча каерырга исәп тота ул. Мәхкәмәдә җиңеп чыккач, ул акчаларны Уфадагы бер балалар йортына тапшырачагын әйткән Р. Хәбиров.
“Уфимские ведомости” газетында Радий Хәбировны бетереп ташлаган мәкаләнең чыгуын күпләр республика җитәкчелегенең кушуы белән эшләнгән дип исәпли. Чөнки бу газета Уфа шәһәре хакимияте акчасына нәшер ителә.
Узган атна башында Радий Хәбиров үзенең керемнәрен дөрес күрсәтмәүдә шикләнелеп, вакытлыча эшеннән читләштерелгән иде. Хәзер аның мөлкәтен махсус комиссия тикшерә.