Олег Морозов: “Литва Россиягә карата дустанә булмаган позициядә тора”

Иртәгә Россия Дәүләт Думасы утырышында РФ Дәүләт Думасының Россия-Литва мөнәсәбәтләре турындагы проекты каралачак
(Казан, 1 июль, «Татар-информ»). Иртәгә Россия Дәүләт Думасы утырышында РФ Дәүләт Думасының Россия-Литва мөнәсәбәтләре турындагы проекты каралачак. Бу хакта журналистларга Дәүләт Думасы Советы утырышы тәмамлангач, РФ Дәүләт Думасы Рәисенең беренче урынбасары Олег Морозов хәбәр итте.
“Коллегаларыбызның игътибарын Литва Сеймының мәгънәсез закон карары хәзерге көнгә кадәр гамәлдә булуына юнәлтәсе килә. Ул Россиянең сугыштан соңгы чорны Литваны басып алу дип тануын таләп итә, - диде ул. –Хәер, Литва Дәүләтенең Советлар Союзының турыдан-туры катнашында барлыкка килүе көн кебек ачык. Коммунистик символиканы фашистлар символикасы белән чагыштырырга тырышу да мәгънәсез карар булып тора. Безнең күзлектән караганда, бу - әлеге символика астында фашизмны җиңгән миллионлаган кешеләрнең истәлеген мыскыллау. Без Россия гражданнары һәм бизнеска карата закон чикләүләрен тигез хокуктан мәхрүм итү буларак карыйбыз. Болар барысы да Литва җитәкчелегенең Россия дәүләтенә карата дустанә булмаган позициядә торуын чагылдыра”.