Лукашенко Путинны Халыклар бердәмлеге көне белән котлады

«Әлеге әһәмиятле бәйрәм көчле тарихи элемтәләрне һәм безнең халыкларның бердәм мәнфәгатьләрен символлаштыра», - дип белдерде Белоруссия башлыгы.

(Казан, 1 апрель, «Татар-информ»). Белоруссия Президенты Александр Лукашенко Россия лидеры Владимир Путинны Белоруссия һәм Россия Халыклары бердәмлеге көне белән котлады.

«Әлеге әһәмиятле бәйрәм тыгыз тарихи элемтәләрне һәм безнең халыкларның бердәм мәнфәгатьләрен символлаштыра. Бердәм дәүләтнең нык нигезе бар – бай рухи һәм мәдәни мирасы, хезмәттәшлек өчен зур икътисадый мөмкинлекләре», – дип җиткерә Лукашенко сүзләрен Белоруссия Президентының матбугат үзәге. 

Белоруссия башлыгы шулай ук "һәр ике як уртак көч белән бердәмлекне төзү һәм берләшү процессын көчәйтүне тигез хокуклылык һәм үзара ышаныч принциплары нигезендә дәвам итәрләр" дигән ышаныч белдерде. «Миллионлаган Белорусия һәм Россия халкы бездән нәкъ шуны көтә», - дип тәмамлады ул чыгышын.