Александр Лукашенко тагын бер срокка Белоруссия президенты булырга җыена

Александр Лукашенко 1994 елның 20 июленнән бирле Белоруссия Республикасы Президенты вазифасын башкара.

(Казан, 1 март, "Татар-информ"). Белоруссия Президенты Александр Лукашенко чираттагы тапкыр президент сайлауда үз кандидатурасын тәкъдим итәчәк. Бу турыда ул бүген матбугат конференциясендә әйтте. Әлеге хәбәрне ТАСС агентлыгы язды.

"Барысы да нормада, закон буенча булачак. Минем, илнең бүгенге халәтеннән чыгып, миңа мөнәсәбәтне исәпкә алып, президент постына үз кандидатурамны күрсәтми булдыра алмыйм", - дигән Лукашенко.

Белоруссия Президенты илгә яңа конституция кирәк дип саный. Анда хакимиятнең закон чыгару һәм суд тармаклары көчәйтелергә мөмкин. 

  • Александр Лукашенко 1954 елның 30 августында туган. Ул 1994 елның 20 июленнән бирле Белоруссия Республикасы Президенты вазифасында эшли.