Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Полициядә Казан метросында кеше үтергәннәр дигән мәгълүматны кире кактылар
Бүген кайбер гаммәви мәгълүмат чаралары һәм социаль челтәрләрдә «Тукай мәйданы» метро станциясендә, имештер, кеше үтергәннәр дигән мәгълүмат таралды. Шулай ук өсте капланган мәет һәм ашыгыч ярдәм табибларының фотосын да урнаштырганнар.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсе матбугат хезмәтендә әлеге мәгълүматны кире кактылар. Казандагы метро станцияләренең берсендә дә бүген мондый хәл булмаган.
«Татар-информ» агентлыгы ачыклаганча, социаль челтәрләрдә фотосы чыккан әлеге вакыйга 3 октябрьдә булган: метрода өлкән яшьтәге ир-атның хәле начарайган һәм ул якты дөнья белән хушлашкан.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз