news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Полиция балалар бакчасында тәрбияченең бер баланы кыйнавы турындагы мәгълүматны тикшерә

«Вишневский» полиция бүлегенә Казанда яшәүче хатын-кыздан гариза килгән. Хатын-кыз сөйләвенчә, Һади Такташ урамында урнашкан балалар бакчасында тәрбияче аның баласына суккан. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәтендә белдерделәр.

Хатын-кыз сөйләвенчә, кыз бала, тәрбияче сукты дип, ата-анасына зарланган, ә алар, үз чиратында, полициягә гариза язган.

Хәзер гадәттән тыш хәл килеп чыккан урынга балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлекчә хезмәткәрләре килде. Бала суд-медицина экспертизасына җибәрелгән. Хәзерге вакытта бу факт буенча тикшерү бара.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100