Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Питрәчтә Бөек Ватан сугышы ветераны вафат булган
Бүген төнлә Питрәчтә Бөек Ватан сугышы ветераны Михаил Козлов вафат булган. Аңа 93 яшь иде. Питрәч районы башлыгы Илһам Кашапов мәрхүмнең туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклашты. Бу турыда Питрәч районы хакимиятенең матбугат хезмәтендә хәбәр ителә.
«Безнең район өчен зур югалту - бүген Бөек Ватан сугышында катнашкан Михаил Васильевич Козлов вафат булды. Бу аның белән Җиңү көне алдыннан эшләнгән соңгы фотосурәт. Ветеранның туганнарының һәм якыннарының кайгысын чын күңелдән уртаклашам», дигән ул.
Михаил Козлов 1944 елда 17 яшендә фронтка китә. Сугыш ахырына кадәр ул пулемет полкларының берсе составында хезмәт иткән, аннары Ленинград белән Мурманск арасындагы территорияләрне миналардан арындыру белән шөгыльләнгән. Сугыштан соң педагогика институтын тәмамлап, районга кайткан. Биредә 35 ел дәвамында ул химия, биология һәм немец теле укытучысы булып эшләде.
Район хакимиятендә хәбәр итүләренчә, бүгенге көндә Татарстанның Питрәч районында 120 тыл хезмәтчәне, 39 тол хатын һәм сугышта катнашкан җиде кеше яши.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз