news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Питрәч спорт мәктәбе Татарстан буенча өченче урынны алды

Татарстан Спорт министрлыгы спорт мәктәпләре арасында үткәрелгән республика конкурсына йомгак ясады. Татарстанның 63 спорт мәктәбе катнашкан дүртенче төркемдә Питрәч районының комплекслы спорт мәктәбе өченче урынны яулады. Беренче урында - Алексеевск, икенче урында - Саба районының «Сабантуй» спорт мәктәбе.

Учреждениеләрнең уңышы - аларның тәрбияләнүчеләрендә. Районның спорт мәктәбендә төрле яшьтәге 918 бала көрәш, билбау көрәше, хоккей, баскетбол, футбол, армспорт, йөзү, чаңгы ярышлары белән шөгыльләнә. Егетләр белән 23 тренер эшли. Бу турыда «Алга» газетасы сайтында хәбәр ителә.

Питрәчлеләр республика, бөтенроссия, халыкара ярышларда катнаша. Быел Ксения Демидова билбау көрәше буенча дөнья чемпионы булды, Россия Федерациясе беренчелегендә икенче урын алды. Артур Макаров дөнья һәм Россия чемпионатында армспорт буенча икенче урыннарны алды. Рияз Баһаветдинов һәм Илгиз Нәфыйков армспорт буенча Татарстан чемпионнары, Әсхәт Шәйхисламов тхэквондо буенча Татарстан беренчелегендә икенче призер булдылар.

Хоккей буенча 2010 елгы яшүсмерләр командасы «Алтын алка» клубы призына үткәрелгән республика ярышларында икенче урынны алды. Армспорт буенча РФнең атказанган спорт мастеры һәм атказанган тренеры Сергей Блохин тренерлар арасында республика конкурсында җиңеп чыкты, Ленар Гайсаров (баскетбол, яшьләр арасында), Константин Игнатьев, Сергей Мошков (хоккей) призерлар арасына эләкте.

 

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100