news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Питрәч районы Шәле авылының «Заһир» мәчетендә шамаилләр коллекциясе ачылды

Питрәч районының Шәле авылында «Заһир» мәчетендә 18 шамаилдән торган күргәзмә ачылды. Бу хакта «Алга» газетасының сайтында хәбәр ителә.

«Бу шамаилләр мәчеттә сакланган, аларны җирле халык алып килде. Ике ел дәвамында җыелдылар. Аларның кайберләрендә пыяла, икенчеләрендә рамнар ватылган. Реставрация күп вакыт таләп итте», - диде Тимур хәзрәт Латыйпов.

Шушы көннәрдә остаханәдә рамкалар ясаганнар һәм бу кыйммәтле экспонатларны урнаштыру өчен мәчеттә буш дивар әзерләгәннәр.

«Алар бик кадерле, чөнки бу традиция гарәп илләрендә юк. Бу безнең халыкка гына хас. Шәле авылында Габделхак хәзрәт яшәгән. Хәзер ул мәрхүм. Кол Шәрифтә аның берничә эше - шамаилларе урын алган иде. Бу факт мине дә мондый күргәзмә оештыру эшен башларга этәрде», - дип сөйләде Тимур хәзрәт.

Әлеге уникаль һәм гадәти булмаган шамаиллар белән теләгән һәркем таныша, коллекцияне тулыландыра ала.

 

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100