news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Питрәч районының Көек авылында табиблык амбулаториясенең төзелеш мәйданында киңәшмә булды

Питрәч районының Көек авылында табиблык амбулаториясенең төзелеш мәйданында киңәшмә булды
Фото Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы сайтыннан

Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов кичә республиканың Питрәч районы Богородский авыл җирлегенең Көек авылындагы төзелеш мәйданчыгында күчмә киңәшмә үткәрде. Биредә табиблык амбулаториясе төзелә.

Проект «Сәламәтлек саклау» илкүләм проектының «Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү» программасы буенча финанслана.

Сәламәтлек саклау министрлыгының эшче төркеме төзүчеләр, подрядчылар белән яңа медицина объектының төзелеш барышы, электр һәм җылылык челтәрләрен үткәрү, кабинетларның урнашуы турында, Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы тәкъдим иткән брендбук нигезендә амбулаторияне рәсмиләштерү турында сөйләште.

Бинаның мәйданы – 1 734, 5 кв.м. Табиблык амбулаториясе сменага 100 кеше килүгә исәпләнгән.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100