news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Питрәч районы якташлыгы Президент Мәдәни инициативалар фондыннан 2,9 млн сум акча алачак

Президент Мәдәни инициативалар фондының беренче махсус конкурсының җиңүчеләре арасында Питрәч районы якташлыгы да булды. Алынган грантның күләме - 2,9 млн сум. Проектның гомуми бюджеты 6 млн сумнан артып китә.

Проектларны бәйсез эксперт бәяләве нәтиҗәләре буенча Россиянең 19 төбәгеннән 32 инициатива ярдәм алачак. Бу турыда «Алга» сайтында хәбәр ителә.

Фонд акчасына Питрәч районында вакыйгалы волонтер мәктәбе, «Әлбәден» хәрби уеннары» Бөтенроссия тарихи реконструкция фестивале һәм СССР Герое Петр Гавриловка багышланган чаралар үткәрергә планлаштырыла.

 

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100