news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Питрәч районында бер ир-ат батып үлгән

Бүген көндезге уникеләр тирәсендә 112 номерына – ашыгыч хезмәтләрне чакыру хезмәтенә Питрәч районының Шәле авылындагы күлдә ир-ат мәете табылуын хәбәр иткәннәр.

Монда яшәүчеләр коткаручылар килгәнче мәрхүмне ярга чыгарган. «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә шул хакта хәбәр иттеләр.

49 яшьлек ир-ат шушы авылда әнисе белән бергә яшәгән, берничә тапкыр хөкем ителгән, эшләмәгән, еш кына эчкән.

Фаҗиганең сәбәбе – җиһазландырылмаган урында су керү. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, күл янындагы буа дамбасында зур хәрефләр белән «Бу урында коену тыела» дип язып куелган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100