news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Питрәч районы башкарма комитеты җитәкчесе Альберт Хәбибуллин отставкага китте

Питрәч районы башкарма комитеты җитәкчесе Альберт Хәбибуллин үз вәкаләтләрен вакытыннан алда калдырды. Бу хакта район Советының XXVII утырышында билгеле булды. Депутатлар Хәбибуллин карарын бертавыштан хуплады.

Район башлыгы Илһам Кашапов аңа эшләгән эшләре өчен рәхмәт белдерде.

«Мин һәрвакыт кешеләрнең мәнфәгатьләрен якларга тырыштым. Питрәч районы уңышка ирешәчәк», - диде Хәбибуллин. 

Башкарма комитеты җитәкчесе вазифалары Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Альберт Сабитовка йөкләнде.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100