
Питрәч районының барлык хуҗалыклары да диярлек бөртекле культуралар җыеп алуга кереште. Алар уҗым бөртеклеләрен җыя. Урып-җыюның беренче көннәрендә районда гектрадан уртача уңыш чыгышы 31 центнер тәшкил итә.
«Алга» газетасы сайтында хәбәр итүләренчә, «Ак барс-Питрәч», «АгроЛак-К» һәм Гаврилов (Күн) хуҗалыкларында 35шәр центнер уңыш алалар. «Шәле-Агро», «Макс-Ойл» һәм «Кощак» авыл хуҗалыгы предприятиеләре игенчеләре 30ар центнер җыя.