news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Питрәч кошчылык комплексы машина йөртүчесе атказанган транспорт хезмәткәре булды

Питрәч кошчылык комплексы машина йөртүчесе атказанган транспорт хезмәткәре булды
"Алга"

Татарстан Президенты боерыгы белән Питрәчнең «Ак Барс» кошчылык комплексы» шоферы Александр Ткачевка «Татарстан Республикасының атказанган транспорт хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелде. Бу турыда «Алга» газетасы сайтында хәбәр ителә.

«Мин балачактан машина йөртүче булырга теләгән идем. Машиналарга тартылу миңа әтидән күчкән. Ул да гомер буе автобус йөртүче булып эшләде. Кечкенә чакта аның белән эшкә бару өчен иртәнге биштә йокыдан тора идем. Минем өчен әти махсус чиләк тә куйды хәтта. Мин әле юньләп йөри дә белми идем, ә аның белән менә шул чиләккә утырып йөрдем», - дип искә ала ул.

Атказанган хезмәткәрнең хезмәт стажы зур һәм ул кошчылык фабрикасы белән тыгыз бәйләнгән. Александр Ивановичның гомуми машина йөртү стажы - 46 ел.

Александр Иванович хатыны Надежда белән ике кыз тәрбияләп үстерәләр. 

Ткачевларның бөтен гаиләсе бу вакыйганы түземсезлек белән көткән. Александр Ивановичның хатыны хәтта хис-кичерешәләрен тыеп кала алмады, аның шатлыктан күзләре яшьләнде. «Бигрәк тә балалар көтте, дулкынландылар, чөнки ярты гасырга якын гомерен ул үз һөнәренә багышлады», - дип уртаклашты хатыны.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100