news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Петр Беренче утырткан имәннең чикләвегеннән Казанда агач үстерергә җыеналар

Бу идея Россиянең беренче императорының 350 еллыгына багышланган.

(Казан, 20 март, «Татар-информ», Оксана Романова). Казанда Петр Беренче патшаның 350 еллыгына имән агачы утыртырга планлаштыралар. Ул Җәйге бакчада Россиянең беренче императоры шәхсән үзе утырткан имән агачының чикләвегеннән үстерелгән.

«Без Петр Беренченең киләсе елда булачак юбилеен алдан башларга телибез һәм бу көздән үк имән агачы утыртырга планлаштырабыз. Әгәр килеп чыкса, Михляев йорты янында, ә барып чыкмаса, безнең Сандецкий утары паркында утыртырга ниятлибез», — дип сөйләде «Татар-информ» хәбәрчесенә Татарстанның Сынлы сәнгать музее директоры Розалия Нургалиева.

Туган якны өйрәнүчеләрнең версиясе буенча, Петр I Казанга килгәндә, сәнәгатьче Иван Михляев йортында кунак булган һәм шәһәр аша Персиягә сәфәре вакытында биредә үзенең 50 яшьлеген бәйрәм иткән дип фаразлыйлар. Озакламый сәүдәгәр Михляев император хөрмәтенә үз йорты белән янәшә агач чиркәү — Петр һәм Павел соборын төзегән.

Хәзер Михляев-Дряблов йорты — XVIII гасыр архитектура һәм тарихи һәйкәле. Ул Казан үзәгендә урнашкан, әмма берничә дистә еллар буш һәм хуҗасыз тору сәбәпле, нык таушалган. 2017 елда Михляев йортын реставрацияләү һәм аны Татарстанның Сынлы сәнгать музеена файдалануга тапшыру турында карар кабул ителде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100