news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Петербург татарлары Сайра Вельшакованы искә алды

Кичәне Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе төбәкара Татар җәмгыяте каршындагы җитәкчесе Ринат Мәһдиев булган “Нур плюс” җәмгыяте оештырды

(Санкт-Петербург, 31 май, “Татар-информ”, Зәрия Хәсәнова). Төньяк башкаланың Римский-Корсаков исемендәге консерваториясендә Русиянең һәм Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Сайра Вельшакованы искә алу кичәсе үтте.
Аны Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе төбәкара Татар җәмгыяте (рәисе Рәшид Мәһдиев) каршындагы җитәкчесе Ринат Мәһдиев булган “Нур плюс” җәмгыяте оештырды. Концерт милләтнең асыл кызы тормышы һәм иҗатына багышланган фильм белән ачылды. Аннары Сайра ханым тәрбияләгән билгеле артистлар - пианист Ринат Шакиров, җырчы Светлана Чуклинова (сопрано), Тимур Әбдекәев (бас) чыгыш ясады. Консерватория каршындагы мәктәптә музыка серләренә өйрәнүче 2 сыйныф укучысы Елизавета Глазунова (скрипка, профессор М.Х. Гантварга классы) чыгышы да матур булды. Артистларны чәчәкләргә һәм ихлас алкышка күмделәр. Кичәгә Сайра ханымның кызы Гүзәл һәм оныкасы Рәмилә дә килгән иде.
Кичәне нәфис сүз остасы Әнзаб Гыйбадуллин алып барды.

news_right_1
news_right_2
news_bot