Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Песошин татарстанлыларны Профсоюзлар көне белән котлады
Профсоюзлар республика хезмәтчәннәренең мәнфәгатьләренә кагылышлы мөһим карарлар кабул итүгә зур йогынты ясый торган конструктив һәм җаваплы көч булып кала. Алар хезмәт ияләренең хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклап, хезмәт коллективлары, эш бирүчеләр һәм Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары арасында бәйләүче буын булып тора. Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин республика халкын Профсоюзлар көне белән шундый сүзләр белән котлады.
«Актив позиция, һөнәри компетентлык, максатларга ирешүдә ныклык ярдәмендә профсоюз оешмалары хезмәт коллективларының да, социаль партнерлык якларының да хөрмәтен яулады.
Профсоюзлар социаль партнерлык системасы кысаларында хезмәткәрләрнең хокукларын яклауны актив дәвам итә. Социаль партнерлык республикада профсоюзлар ярдәмендә социаль-хезмәт өлкәсендә иң мөһимгә әйләнде.
Сезнең позициягез, системалы эшегез киләчәктә дә республика гражданнарының тормыш сыйфатын яхшыртуга ярдәм итәр дип ышанам», – диелә котлау текстында.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз