news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Песошин Татарстан юлларында һәм ишегалларында иминлекне тәэмин итәргә чакырды

Яңа ел бәйрәмнәрендә торак пунктлар ишегалларында һәм трассаларда кар күп яву сәбәпле, катлаулы вазгыять күзәтелде. Моны исәпкә алып, системалы контрольне һәм халыкның иминлеген тәэмин итү өчен трассаларны норматив халәткә китерү мөһим. Бу хакта Татарстан Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә республика Премьер-министры Алексей Песошин белдерде.

Премьер искәрткәнчә, Яңа ел бәйрәмнәре вакытында үлем белән тәмамланган юл-транспорт һәлакәтләре теркәлгән. Шулай ук 4 гыйнварда М7 трассасындагы күпердә авария аркасында барлыкка килгән бөке күп чакрымга сузылды. Һава шартлары сәбәпле, М5 трассасы буенча хәрәкәт ябылды.

«Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгын район башлыклары белән юлларда иминлекне тәэмин итү буенча чаралар уздыруны сорыйм. Шәһәрара трассаларга аерым игътибар бирергә кирәк», - диде Песошин.

Ул федераль әһәмияттәге трассаларның норматив торышын тәэмин итәргә, ишегалларында һәм тротуарларда кар һәм бозны чистартуны контрольдә тотуны көчәйтергә чакырды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100