Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Алексей Песошин Сталинград сугышында фашист гаскәрләрен тар-мар итү көне белән котлады
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Сталинград сугышында немец-фашист гаскәрләрен тар-мар итү көне уңаеннан Татарстан халкына котлау юллады.
1942 елның 17 июленнән 1943 елның 2 февраленә кадәр дәвам иткән Сталинград янындагы сугыш тарихны үзгәртте. Ул Бөек Ватан сугышы барышында иң зур бәрелешләрнең һәм сугыш хәрәкәтенең хәлиткеч моментларының берсе булды. Шуннан соң немец гаскәрләре стратегик инициативаны тәмам югалтты, дип искәртте Песошин.
«Сталинградта 200 көн барган бәрелеш канкойгыч һәм рәхимсез сугыш булып тарихка кереп калды. Ул вакытта шәһәрне бирү хәрби генә түгел, ә идеологик җиңелүгә тиң иде.
Совет солдатлары һәм офицерлары, шәһәрдә яшәүчеләр туган җирнең һәр метры өчен батырларча сугышты. Һәр урам, һәр йорт өчен сугыштылар, һәм, бик нык һөҗүмгә карамастан, оккупантлар шәһәрне ала алмады. Сталинград сугышы совет гаскәрләренең җиңүе белән тәмамланды.
Бу көнне һәрберебез сугыштан әйләнеп кайтмаучыларга, фронтта батырларча сугышканнарга, тылда фидакарь хезмәт куючыларга хөрмәт күрсәтә. Батырлык һәм кыюлык үрнәге булган ветераннарга - зур хөрмәт.
Республикада яшәүчеләрнең барысын да Сталинград сугышында немец-фашист гаскәрләрен тар-мар итү көне белән котлыйм. Сталинград мәңгегә безнең хәтеребездә геройлык һәм Ватанга мәхәббәт символы булып калачак!» - дип белдерде Песошин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз