news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Песошин: Бер елда Татарстанда энергия ресурслары өчен бурычлар 70 миллионга кимегән

Бүген Татарстан Хөкүмәтендә узган киңәшмә җылылык бирүнең үткән сезоны нәтиҗәләренә багышланды. Анда шулай ук киләсе сезонга – 2022/2023 елларда җылылык бирүгә әзерлек мәсьәләләре дә сөйләшенде. Татарстанның Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте шул турыда хәбәр итә.

Утырышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты, ә чараны Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.

Татарстан премьеры сүзләренчә, районнар һәм торак-коммуналь хуҗалык предприятиеләренең килешеп эшләве узган сезонга әзерлекне билгеләнгән вакытка башкарып чыгарга мөмкинлек биргән. «Газпром төбәкарагаз Казан» җәмгыяте белән газ белән тәэмин итү буенча килешү төзелгән, 45 муниципаль берәмлекнең кырыгы вакытында әзерлек паспортларын алган. 3 146 котельный, 17 476 күп фатирлы йорт, 3 333 мәгариф объекты, 2 013 сәламәтлек саклау объекты, 1 962 мәдәният объекты, 311 спорт һәм яшьләр объекты, 175 социаль яклау объекты әзерләнгән.

«Арча, Мөслим, Питрәч, Сарман муниципаль районнары һәм Казан шәһәре әзерлек паспортларын алмады», –  дип искәртте Песошин.

Ул билгеләп үткәнчә, җылылык бирүнең узган сезоны авария хәлләреннән, шул исәптән җылылык белән тәэмин итүне туктатып торуларсыз да узмаган. 2021/2022 чорында 2 741 шундый очрак теркәлгән.

«Челтәр компанияләренә чираттагы җылылык бирү чорына әзерлек вакытында ремонт эшләренең сыйфатын контрольдә тотуны катгыйландырырга кирәк. Киләчәктә, быелгы сезондагы кебек, Чаллы, Әлмәт, Бөгелмә шәһәрләрендә булган җитди аварияләрне булдырмас өчен, җылылык һәм су белән тәэмин итү челтәрләренең тузуын вакытында ачыкларга һәм алыштырырга кирәк», – дип белдерде Песошин, киләсе сезонга әзерлек турында сөйләгәндә.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100