news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Песошин: Авиацияне үстерү – Татарстан һәм Россиянең мөһим өстенлекләреннән берсе

Казанда «Мин күкне сайлыйм!» дигән авиация бәйрәме башланды. Аның ачылышында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты. Ул бәйрәм кунакларын һәм анда катнашучыларны сәламләде, шулай ук республика авиатөзелеш тармагының алдынгы хезмәткәрләрен бүләкләде.

«Быел без мөһим даталарны билгеләп үтәбез: «Туполев» конструкторлык бюросына нигез салынуның - 100, Горбунов исемендәге Казан авиация заводы оешуның - 95 һәм Туполев исемендәге Казан илкүләм тикшеренү техник университетына нигез салынуның 90 еллыгын», - дип белдерде Песошин.

Премьер-министр билгеләп үткәнчә, Татарстан – авиатөзелеш тармагы уңышлы үсеш кичерә торган илнең әйдәп баручы төбәкләреннән берсе.

«Ил авиациясен саклау һәм үстерү - Татарстан һәм Россия өчен иң мөһим өстенлекләрнең берсе», - дип искәртте ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100