news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Песошин Идел буе төбәкләрендә торакны капиталь ремонтлау буенча киңәшмәдә катнашты

Очрашуда федераль округ субъектларында күп фатирлы йортларга капиталь ремонтның башка актуаль мәсьәләләре буенча да фикер алышты.

Песошин Идел буе төбәкләрендә торакны капиталь ремонтлау буенча киңәшмәдә катнашты
https://tatarstan.ru

(Казан, 26 май, «Татар-информ»). Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Идел буе федераль округы төбәкләрендә күп фатирлы йортларда гомуми милеккә капиталь ремонт ясауның төбәк системалары эше турында киңәшмәдә катнашты.

Киңәшмә Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров һәм Россия төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин катнашында узды.

«Күп фатирлы йортларда гомуми милеккә капиталь ремонт ясау буенча төбәк системаларының Идел буе төбәкләрендә эшләү мәсьәләләре турында фикер алыштылар», диелгән Татарстан Хөкүмәте матбугат хезмәте хәбәрендә.

Моннан тыш, очрашуда катнашучылар федераль округ субъектларында күп фатирлы йортларга капиталь ремонтның башка актуаль мәсьәләләре буенча да фикер алышты.

Чарада шулай ук Татарстан буенча Баш федераль инспектор Виктор Демидов, Татарстан Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы башлыгы Марат Айзатуллин һәм башкалар катнашты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100