news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Песков: Украина хакимияте махсус операцияне тәүлек эчендә туктата ала

Украинадагы махсус операцияне агымдагы тәүлек азагына кадәр туктатып булыр иде, барысы да Киев һәм Украина лидеры карарларыннан тора, дип белдерде Россия Президентының матбугат секретаре Дмитрий Песков. Бу сүзләр белән Дмитрий Песков Владимир Зеленскийның операцияне якын арада тәмамлау планнары турында белдерүен шәрехләде. РИА Новости шул хакта хәбәр итте.

Махсус операция тәмамлансын өчен Украина хәрбиләре коралларын салырга тиеш. Шулай ук Киев низагны җайга салу өчен Мәскәү куйган шартлар белән дә килешергә тиеш, моны 24 сәгать эчендә эшләргә мөмкин, дип ассызыклады Песков. «Барысы да тәүлек ахырына кадәр тәмамланырга мөмкин. Калганы – Украина дәүләте башлыгының уйлануы инде», – дип өстәде ул. 

Элегрәк Зеленский көнбатыш илләреннән Киевка яңа корал бирүләрен кабат сорады. Ул G7 төркеме илләрен ышандырганча, әлеге карар Украинага махсус операцияне кышка кадәр тәмамларга ярдәм итәчәк.

24 февраль иртәсендә Россия Президенты Владимир Путин Донбасста махсус хәрби операция башлану турында игълан итте. Көнбатыш илләре операцияне тәнкыйть белән кабул итте һәм Россиягә каршы санкцияләрне катгыйландыра башлады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100