news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Песков Россиядән 1 миллион кешене мобилизацияләү планы турындагы хәбәрләргә аңлатма бирде

Россия Президентының матбугат секретаре Дмитрий Песков өлешчә мобилизация кысаларында РФ Кораллы көчләре сафларына 1 миллионга кадәр кешене чакыру планы турындагы мәгълүматны кире какты.

Челтәрләрдә таралган хәбәрләрне Кремль вәкиле «ялган» дип атады, дип хәбәр итә РИА Новости.

Исегезгә төшерәбез, Россия лидеры Владимир Путин өлешчә мобилизация турындагы указны кичә имзалады. Мобилизация чаралары шул ук көнне башланды. Документ нигезендә, хәрби хезмәткә запастагы гражданнар гына чакырыла. Беренче чиратта, Кораллы көчләр сафында хезмәт итүчеләр, хәрби-учет белгечлекләре һәм тиешле тәҗрибәсе булганнар.

Оборона министры Сергей Шойгу сүзләренчә, резервтан 300 мең кешене мобилизацияләү планлаштырыла, бу – барлык гражданнарның 1 процентыннан бераз артыграк. Чакырылыш этаплап булыр дип көтелә, студентлар һәм солдатлар аңа эләкми.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100