news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Песков Россиядә икътисади мобилизация кертү перспективалары турында фикерен әйтте

Хәзерге вакытта Россиядә әлегә икътисади мобилизация турында карар кабул ителмәгән. Бу турыда Кремльнең рәсми вәкиле Дмитрий Песков әйтте. Аның сүзләренчә, бүген Россиядә андый шартлар юк.

«Хәзерге вакытта бу турыда (икътисади мобилизация) нинди дә булса карар кабул ителмәде. Имзаланган указда да бу турыда параграфлар юк иде. Шуңа күрә хәзерге вакытта бернинди карарлар юк», - диде Песков. Бу турыда РИА Новости хәбәр итә.

Президентның матбугат сәркатибе сүзләренчә, кичә имзаланган указда мобилизация чаралары турындагы законнар бар, аларда барысы да язылган.

Искәртик, кичә РФ Президенты Владимир Путин Россиядә өлешчә мобилизация кертү турындагы указга имза куйды. Украинада махсус операциядә катнашу өчен 300 мең резервистны чакыру планлаштырыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100