news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Песков Россиядә 1,2 миллион кешене мобилизацияләү турындагы хәбәрләрне кире какты

Массакүләм мәгълүмат чараларында Россиядә яшәүче 1,2 миллион кешене мобилизацияләү турындагы хәбәрләр –  ялган, дип хәбәр итте Россия Президентының матбугат секретаре Дмитрий Песков.

«Россиядә өлешчә мобилизация кысаларында имеш 1,2 миллион кешене чакыру планлаштырыла, дип язган публикацияләр, 1 миллион гражданны чакыру турындагы кичә таралган хәбәрләр кебек үк, –  ялган», – дип яза ТАСС аның сүзләрен.

Кичә Кремльнең рәсми вәкиле өлешчә мобилизациягә бәйле арттырылган саннар турында язылган тагын бер фейкны кире какты. Ул вакытта чакырылышка миллион кеше җәлеп итү турында сүз барган иде.

Искәртеп узабыз, 21 сентябрь иртәсендә Россия Президенты Владимир Путин мөрәҗәгать белән чыгыш ясады һәм өлешчә мобилизация үткәрү турындагы карарны имзалады. Саклану министры Сергей Шойгу белдергәнчә, хәрби тәҗрибәсе булган 300 мең резервист чакырылачак. Чакырылыш этаплы булыр дип көтелә, студентлар һәм хәрби бурыч үтәүче солдатлар (срочниклар) аңа эләкми.

Цифрлы үсеш министрлыгында өлешчә мобилизация буенча повесткаларны дәүләт хезмәтләре порталы аша җибәрү планлаштырылмавын белдерделәр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100